Бүген «Урманны саклыйк» республика акциясе кысаларында Аксубай урманчылыгы территориясендә агачлар утырттылар.
Эшләр параллель рәвештә өч мәйданчыкта барды. Ибрай участок урманчылыгының урман участогына кырыкка якын кеше җыелды. Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, Сергей Маклаков җитәкчелегендә Иске Ильдеряк авыл җирлеге, биш авыл мәдәният учагы (Иске Ильдеряк, Яңа Ильдеряк, Иляшкино, Чуаш Енорускиносы, Тарханка), авыл китапханәләре, Иске Ильдеряк мәктәбе ёщм балалар бакчасы хезмәткәрләре. Алар 1,9 гектар мәйданда дүрт меңгә якын каен үсентесе һәм шуның кадәр үк корыч-агач утырттылар.
Чабаксар участогы территориясендә Чабаксар участок урманчылыгы, Валерий Николаев җитәкчелегендә Урмандеево авыл җирлеге хезмәткәрләре, Савгач, Урмандеево мәдәният йортлары хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» акциясе үткәрделәр. Алар бердәм һәм нәтиҗәле эшләделәр һәм халык телендә «кармәт урманы» дип аталган участокны да яңа үсентеләр белән тулыландырдылар.
Табигатьне саклау акциясе кысаларында Яңа Думада (Аксубай участок урманчылыгында) Илнур Шакиров җитәкчелегендә Яңа Кармәт авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп, җирле мәчет һәм халык катнашында авыл территориясен яшелләндерделәр. Еллар узгач, биредә зәңгәр чыршы, миләш һәм юкә агачлары авылны бизәп шаунап утырачак.
– Бүгенге акциядә катнашкан барлык волонтерларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә, – диде җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин. – Бу – урман фондын арттыруга, төбәкнең табигате яхшырак, матур һәм баерак булачагына сезнең өлешегез.
Нет комментариев