Янгын сүндерүчеләр – һәр йорт өчен бәла-казадан калкан
30 апрельдә иң кирәкле оператив хезмәтләрнең берсе – янгын сагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Безнең дәүләттә ут белән көрәшүчеләрнең фидакарь хезмәтен гомер-гомергә кадерләгәннәр һәм хөрмәт иткәннәр. Янгын эше тарихы җәмгыятькә тугры хезмәт итүнең күп кенә үрнәкләрен саклый. Патша Алексей Михайловичның 1649 елның апрелендә чыгарылган «Шәһәр тәртибе турында»гы указы Россиядә янгын сагына нигез салган. Шул вакыттан бирле аның сугышчылары һәм офицерлары халыкны, территорияләрне һәм матди кыйммәтләрне янгыннан саклау бурычларын намус һәм абруй белән үтиләр.
Бу хезмәтнең әһәмияте һәм 102 нче янгын-коткару бүлеге үз вазифаларын ничек башкаруы турында аның җитәкчесе Руслан Ибляминов белән сөйләшәбез.
– Янгынга каршы хезмәт – район халкының гадәттән тыш хәлләрдәге куркынычсызлык системасының иң мөһим компонентларыннан берсе. Янгын сүндерүчеләрнең оста һәм фидакарь эшләре нәтиҗәсендә йөз миллион сумнан артык кыйммәтле матди байлыклар һәм кеше гомерләре коткарылган.
Шулай да, янгыннар иң еш һәм иң коточкыч нәтиҗәле техноген һәлакәт булып кала. Безнең иң мөһим бурычыбыз – янгыннарны кисәтү һәм сүндерү технологияләренең нәтиҗәлелеген арттыру. Бердәм кизү-диспетчер хезмәтенең килештерелгән эше куркынычларга һәм вакыйгаларның килеп чыгуына тиз җавап бирүне тәэмин итә.
– Янгын сүндерүче – батыр кешеләр һөнәреме?
– Әйе, янгын сүндерүчеләр – уникаль шәхесләр. Күпчелеге берьюлы берничә һөнәргә ия һәм суда, коры җирдә һәм һавада ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер. Территориаль бүлекчәләр арасында узган функциональ янгын күптөрлелеге буенча ярышларда безнең хезмәткәрләрнең профессионализмын аларның күренекле чыгышлары күрсәтә. Өч ел рәттән Аксубай янгын сүндерүчеләре алтын кубокны яулый.
Безнең хезмәткәрләр район халкын янгыннан саклау өчен тревога буенча чыгуга даими әзер тора. Аксубай гарнизонында – өч берәмлек техника, кирәкле янгын-техник кораллар бар, янгын сүндерүчеләр – 31 кеше.
Эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләренең берсе – янгыннарны һәм кешеләрнең һәлак булуын кисәтү. Бу функцияләр күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлекчәсенә йөкләнгән. Күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары үзләренең тырыш хезмәтләре белән дистәдән артык янгынны булдырмый калдылар. 2026 елда район объектларын контрольдә тоту буенча чаралар уздырыла, 2057 торак йорт тикшерелгән.
Район халкының иминлеген Аксубай янгын бүлеге янгын сүндерүчеләре генә түгел, 2009 елның гыйнварында ТР Президенты Указы нигезендә оештырылган Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәтләре дә тәэмин итә. Бүген районда ТР Янгынга каршы хезмәтенең ике бүлекчәсе эшли, алар ерак торак пунктларда – Яңа Ибрай һәм МЮДта уттан һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклану буенча кизү торалар.
– Янгын бүлеге хезмәткәрләре – үз эшенә бирелгән кешеләр икәненә шик юк.
– Янгын сүндерү часте һәм аерым постларның шәхси составы халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән, табигый бәла-казалардан һәм янгыннардан саклау бурычын үтәп, халык файдасына фидакарь хезмәт куя. Торак пунктларда, икътисад объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм кешеләрнең янгыннарда һәлак булуын кисәтү чаралары нәтиҗәсендә 2026 елда янгыннар саны кимү тенденциясе сакланып калынды.
– һөнәри бәйрәм алдыннан хезмәттәшләрегезгә нәрсә әйтер идегез?
– Мөмкинлектән файдаланып, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән район янгын саклау бүлекчәсенең барлык шәхси составын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Сәламәтлек, гаилә иминлеге, ныклык һәм сабырлык, киләчәккә ышаныч телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев