Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Янгын сүндерү җиңсәсеннән су кою һәм сирена тавышлары: Аксубай районында янгын часте хезмәткәрләрен лаеклы ялга озаттылар

Лаеклы ялга озату тантанасы 102нче янгын часте каршындагы мәйданда узды.

Тантана сәбәпчеләренең берсе янгын сүндерү һәм коткару хезмәтендә 30 елдан артык эшләгән Татьяна Ермолаева булды. Ул янгын частена 1993 елда отряд җитәкчесе ярдәмчесе булып эшкә килә, аннары техник, алга таба канцелярия мөдире итеп күчерелә. Татьяна Петровнаны пенсиягә комендант вазыйфасында озаттылар.

Җәмил Хөснетдинов та янгын сүндерү һәм коткару частенда утыз елдан артык машина йөртүче булып эшләгән. Җәмил Касыйм улы 102нче янгын частена 1994 елда янгын көрәшчесе сыйфатында килә. Озак та үтми – оператив машина йөртүчесе, ә 1995 елда – янгын сүндерү автомобиле йөртүчесе итеп күчерелә.

– Хөрмәтле пенсионерларыбызның икесе дә күптапкырлар Россия МЧСның ТР буенча Баш идарәсенең һәм район җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. МЧС системасында эшләү дәверендә үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәттеләр, үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкардылар, – дип сөйләде Татьяна Ермолаева һәм Җәмил Хөснетдинов турында янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов. – Сезгә районга һәм бүлекчәгә намуслы һәм гадел хезмәт иткәнегез өчен рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.

102нче янгын часте хезмәткәрләрен лаеклы ялга озату тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов та катнашты. Ул моңа охшаш тантанада беренче тапкыр катнашуын таныды.

– Җәмил Касыйм улының да, Татьяна Петровнаның да МЧС органнарында эшләү вакыты бик зур. Татьяна Петровна да, Җәмил Касыйм улы да үзләренең хезмәтләре белән бүген шундый хөрмәткә лаек.

Хезмәттәшләрен лаеклы ялга озату тантанасына 102нче янгын частеның элеккеге җитәкчесе, эчке хезмәт подполковнигы Әхтәм Насртдинов та килде. Ул ике пенсионерның да хезмәт юлларын аның җитәкчелеге астында башлауларын билгеләп үтте һәм һәрберсен бары тик уңай яктан гына бәяләде. Килүенең максаты – кул астындагыларны пенсионерлар командасына кабул итү, дип шаяртты.

Подполковник шәхси составка намуслы һәм үрнәк хезмәт алып баруларын теләде.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм вазифаи йөкләмәләрне үтәүдә һәм хезмәт алып баруда югары һөнәри осталык өчен Татьяна Ермолаевага да, Җәмил Хөснетдиновка да район Башкарма комитеты җитәкчесеннән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Татьяна Петровнага чәчәк бәйләме бүләк иттеләр, ә Җәмил Касыйм улын традиция буенча сирена тавышлары астында янгын сүндерү җиңсәсеннән су сиптереп озаттылар – шул рәвешле хезмәттәшләре аның 30 ел эчендә сүндерергә туры килгән барлык янгыннардан җыелган төтен сөремен «юдылар».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев