Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү – кемнеңдер гомерен һәм мөлкәтен саклап калу дигән сүз
Соңгы яңалыклар

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү – кемнеңдер гомерен һәм мөлкәтен саклап калу дигән сүз

Массакүләм мәгълүмат чараларында 2026 елның апрель-май айларында Россия һәм Татарстан территориясендә табигый янгыннарның ешаюы турында әйтелә.

Сәбәпләре, профилактика чаралары һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Аксубай һәм Нурлат районнары буенча МОНД һәм ПР баш тикшерүчесе, эчке хезмәт майоры Рәсим Ислямов сөйли.

– Эшләрнең мондый торышы җирле үзидарә органнарының янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын гамәлгә ашыру буенча тиешле чаралар күрмәве нәтиҗәсендә килеп чыкты. Аерым алганда, территорияне коры үләннән чистарту, даими рәвештә чүп-чар җыю, печән чабу һәм минераллаштырылган полосаларны яңарту үткәрелмәде. 2026 елның агымдагы чорында Аксубай районы территориясендә 9 янгын килеп чыкты, шуның берсе коры үлән яну очрагы. Янгыннарда 2 кеше һәлак булган (узган елның әлеге чорында – 0), җәрәхәтләнүчеләр юк (узган елның әлеге чорында — 0).

– Торак йортларның һәм ташландык биналарның яну сәбәпләре нәрсәдә?

– Барлык янгыннарның якынча 80% шәхси сектордагы торак йортларда була, анда гражданнарның милкенә кайтарып булмаслык зыян килә. Еш кына янгыннар инде кулланылмый һәм файдасыз хәлгә килгән хуҗасыз, ташландык биналарда килеп чыга. Бу урыннар балаларның игътибарын җәлеп итәргә мөмкин, алар анда уйныйлар һәм ут белән шаяралар, яки яшьләр тәмәке тарталар, сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен ташлыйлар. Мондый биналарны юкка чыгаруыгызны үтенәбез – алар ут чыганагы булып торалар һәм янгын килеп чыккан очракта ялкын телләре янәшәдәге торак биналарга күчәргә мөмкин.

— Район халкына нинди элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк?

– Кагыйдәләр бик гади һәм аларны үтәү кыен түгел: басуларда үләннәрне һәм камылларны яндырмаска; куаклар, агачлар яисә агач корылмалар янында коры үләннәрне яндырмаска; чүп-чарны контрольсез яндырмаска һәм учак якмаска; урыннан киткәндә учакны сүндереп калдырырга; балаларга шырпы белән шаярырга һәм үләннәрне яндырырга рөхсәт итмәскә. Ут күчмәсен өчен хуҗалык ишегаллары һәм гараж кооперативлары территорияләрен чүп-чардан һәм коры үләннән чистартырга. Янып торган шырпы һәм тәмәке төпчекләрен ташламаска, урманда үзеннән-үзе янып китә торган материал яки пыяла савыт-саба калдырмаска, ул кояш астында коры үлән януга һәм шуның нәтиҗәсендә янгын чыгуга китерергә мөмкин. Ачык уттан файдалану буенча хокук бозулар ачыкланганда РФ законнары нигезендә административ йогынты чаралары кулланылачак.

— Ә өйдәге янгыннарга килгәндә – газлы, электрлы йортларда?

–Саклык чараларын үтәгәндә, янгынга киртә кую кыен түгел. Алар белән үзегез танышыгыз һәм якыннарыгызга да аңлатыгыз. Исегездә тотыгыз: ташланган тәмәке төпчеге яки шырпы янгын чыгарырга мөмкин, ятакта тәмәке тартмагыз — шул сәбәпле кешеләр еш үлә. Әгәр өйдә электр үткәргечләре тузган яки розеткалар зарарланган икән – электромонтер чакырыгыз, бары тик сәнәгать саклагычларын гына файдаланыгыз.

Телевизорны сүндереп, розеткадан алыгыз. Газның чыгып торуын ачык ут белән тикшермәгез – сабын эремәсен кулланыгыз, газ приборларын караусыз калдырмагыз һәм аларга балаларны якын китермәгез. Керне плитә өстендә киптермәгез. Җимерек мичне якмагыз, яндыру өчен җиңел кабынучан сыеклыклардан файдаланмагыз, төтен чыгару урынында ярыкларны тикшерегез. Көнкүреш химиясен кулланганда сак булыгыз – ул еш кына яну куркынычы тудыра. Кечкенә балаларны ялгыз калдырмагыз, шырпыларны балалар кулы җитә торган урыннарда сакламагыз. Өйдән чыкканда электр приборлары сүнгәнме, газ ябыкмы, тәрәзәләр ябыкмы, барысын да тикшерегез. Ташланган тәмәке төпчекләрен еш кына җил күршеләрнең тәрәзәләренә алып керә ала.

– Янгын очрагында иң мөһиме нәрсә?

– Янгын чыкканда сезнең төп дошманыгыз — вакыт. Һәр секунд сезнең, туганнарыгызның һәм күршеләрегезнең гомерен алырга мөмкин! Гражданнар, торак йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, үз куркынычсызлыгыгызда экономияләмәгез – шуның белән сез гомерегезне, торагыгызны һәм мөлкәтегезне саклап калачаксыз.


Нет комментариев