Яңа Тимошкино мәктәбендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы белән чираттагы очрашу булды
Соңгы яңалыклар

Яңа Тимошкино мәктәбендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы белән чираттагы очрашу булды

Район мәктәпләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар дәвам итә.

Ватанны саклаучыны чакырып, Яңа Тимошкино мәктәбе җитәкчелеге укучыларга Украинада барган вакыйгалар турында анда турыдан-туры катнашучы сөйләве буенча дөрес мәгълүмат җиткерүне максат итеп куйды.

Кыска вакытлы ялда булган авылдашның кайчандыр алар укыган мәктәптә белем алган булуын аңлау балаларда аеруча кискен, моңа кадәр тоелмаган хисләр уятты.

Балалар үзләренең сорауларына теләп җавап биргән кунакны игътибар белән тыңладылар. Укучыларны, бигрәк тә малайларны, барысы да кызыксындырды: Россия гаскәрләрендә нинди кораллар кулланылуы, ә дошманның нинди корал куллануы, сугышчыларның көнкүреше.

Сугышчы билгеләп үткәнчә, алгы сызыкта сугышчан кәеф булдыруда җылы сүзләр язылган һәм рәсемнәр белән бизәлгән хатлары ярдәм итә. Укучылар аның өчен җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр һәм алгы сызыкка ярату белән язылган хатлар тапшырырга вәгъдә иттеләр. Алар чын каһарманнарның туган авылларында үсүләрен һәм янәшәдә булуларын күрделәр, Ватанга мәхәббәтнең, батырлык сүзләренең мәгънәсенә төшенделәр.

Укытучылар исә кунакка – мәктәпнең элеккеге чыгарылыш укучысына батырлыгы өчен рәхмәт әйттеләр һәм Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуын теләделәр.


Нет комментариев