Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яңа Ибрайда җирле үзидарә органына кискен мәсьәләләрне хәл итәргә ветераннар ярдәм итә

Җирлек советының киңәйтелгән утырышында да алар актив катнаштылар

Ветераннарның ролен хисап чыгышында җирлек башлыгы Фәһим Кәбиров та билгеләп үтте.

Җирле хакимият органы җитәкчесе сүзләренә караганда, алар – авылның көндәлек тормышына кагылышлы барлык эшләрдә беренче ярдәмчеләр. Олы яшьтә булуларына карамастан, күпләр илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә ярдәм итә: сыерлар, үгезләр, кош-корт асрый һәм крестьян хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне сата.

Бал кортлары тотучы ветераннар да бар. Бу гаилә бюджетын тулыландырырга ярдәм итә. Өстәвенә, 58 кеше эшләгән инвестор «Аксу Агро» ҖЧҖ узган ел пай җирләре өчен тулысынча исәп-хисап ясамаган, чөнки ел коры килү сәбәпле, планлаштырылган керемне ала алмаган. Авыл хуҗалыгы оешмасы карамагында 761 аренда кишәрлеге бар.

Эш урыннарын булдыруда уңышлы гына эшләп килүче КФХ «Сөләйманов И.Г.», «Сабиров Җ.Ш.» КФХлары ярдәм итә, Насретдинов С. Г. хуҗалыгы да үсеш ала, бүген аның хуҗалыгында 20 савым сыеры һәм 10 үгез бар.

Җитештерелгән продукция өчен сөт җыючы Җәүдәт Сабиров халык белән үзвакытында исәп-хисап ясый.

Авыл кешеләренең тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүдә бюджет үтәлеше ярдәм итә, хисап чорында аның үтәлеше 102 процент тәшкил иткән.

2023 елда җыелган үзара салым акчасына вак таш сатып алынган һәм аның быел авылның берничә урамына салу планлаштырыла. Шулай ук әлеге акчалар урам юлларын тигезләүгә, ягулык-майлау материаллары сатып алуга, кышын юлларны кардан чистартуга, килешү буенча башкарылган хезмәтләр өчен түләүләр өчен дә тотылган.

Авыл мәдәният йортын һәм Совет урамы буенча күперне ремонтлау гамәлгә ашырылмаган килеш кала.

Җирлек советының киңәйтелгән утырышында агымдагы елга планнар билгеләнде: мәдәният йортын ремонтлау, күперне төзекләндерү; җирлекнең иң кискен проблемасы булып торган искергән су челтәрләрен капиталь ремонтлау.

Мәгариф, медицина һәм мәдәният объектларына килгәндә, Фәһим Кәбиров аларның эшчәнлеген нәтиҗәле дип билгеләп үтте.

Фикер алышуларга йомгак ясап, район Советы башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җирле үзидарә органы эшчәнлегенә уңай бирде.

Районның һәм авылның иҗтимагый тормышында актив катнашкан гражданнарга Илшат Заһидуллин район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев