Яңа Ибрай авылында җирлек Советының киңәйтелгән утырышы узды.
Җирлек башлыгы Фәһим Кәбиров җирлек депутатлары, авыл халкы алдында чыгыш ясап, узган елга муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади үсешенә анализ ясады һәм 2026 елга төп үсеш юнәлешләрен билгеләде.
2025 елда җирлектә 2 бала туган, 17 кеше үлгән. Территориядә 1106 кеше исәптә тора. Авылда барлыгы 533 йорт бар, шуларның 174 сы буш. Эшләүчеләр – 684 кеше, 319 – пенсионер, 18 яшькә кадәр 63 бала, шуларның 15се мәктәпкә кадәрге яшьтә, 47cе мәктәп укучысы.
Җирлектә барысы 410 шәхси ярдәмче хуҗалык һәм өч крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 240 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 81 баш савым сыеры. 76 баш сарык, 42 баш кәҗә, 129 оя умарта. Бүгенгесе көндә халыктан көненә 400-500 литр сөт жыела.
Халыкка дәүләт тарафыннан савым сыерлары һәм кәҗәләр асраган өчен – 537600 сум, ат тотучыларга – 5000 сум, кош-корт сатып алучыларга – 257180 сум субсидия түләнгән.
Үткән ел нәтиҗәләре буенча бюджет тулысынча үтәлгән.
– Узган елда авылны төзекләндерүгә зур өлеш кертелде, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Бу эштә халык бик теләп катнашты.
Хисап елында 432600 сум җыелган, бу, бюджетара трансфертларны исәпкә алып, 2163000 сум тәшкил иткән. Бу акчаларга насослар сатып алынган һәм алыштырылган, урам юлларына җәю өчен вак таш сатып алынган һәм бер өлеше кышкы чорда юлларны кардан чистарту өчен тотылган. Авыл халкы, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре белән берлектә, яз, көз көннәрендә авыл, чишмә буйлары, зиратларны чаптырганнар, күперләрне, басмаларны буяганнар. Шулай ук урамнарны яктырту, су челтәрләрен ремонтлау эшләре дәвам ителгән.
Авылда балалар бакчасы, урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, почта, ФАП, 5 кибет эшли.
Хатын-кызлар махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен 34 яшеренү челтәре үргәннәр, кирәк-ярак, яшелчә, азык-төлек, медикаментлар озатылган, акчалата ярдәм күрсәтелгән һәм бу эш дәвам итә. СВОдагы сугышчыларның гаиләләренә утын, печән, бөртек белән ярдәм күрсәтелгән. Җирлек башлыгы бу уңайдан авыл халкына волонтерларга олы рәхмәтен белдерде.
Җирлектә башкарылган эшләр белән беррәттән хәл ителмәгән проблемалар да бар. Бүгенге көндә авыл мәдәният йортына капиталь ремонт таләп ителә. Үзара салым акчасына су челтәрен төзекләндерү, урам яктырткычлары сатып алу һәм урнаштыру эшләре башкарылачак. Агымдагы елда авыл эчендәге юлларны вак таш салып тигезләү эшләрен дәвам итәргә һәм акчаның бер өлешен кыш көннәрендә юлларны кардан чистартуга тотарга ниятлиләр.
Утырыш эшенә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин нәтиҗә ясады һәм җирлек эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Нет комментариев