Яңа Ибрай авылыннан Шәвәлиев Нәбиулла Мәүлемҗан улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Ветеранны истәлекле туган көне белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җылы котлады, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
– Хөрмәтле Нәбиулла Мәүлемҗан улы, Сезнең буынга ул авыр чорларның бик күп сынауларын үз җилкәгез аша үткәрергә туры килгән, – дип мөрәҗәгать итте рәсми кунак бәйрәм сәбәпчесенә. – Сез район икътисадын үстерү өчен артмый-талмый фидакарь хезмәт куйгансыз, сез бүгенге буын өчен якты маяк булып торасыз. Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Тәбрикләүләргә авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров та кушылды, ветеранга саулык, имин картлык теләде.
Нәбиулла Мәүлемҗан улы Яңа Ибрай авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән үк әтисе авыл ир-егетләре белән бергә Илне фашист илбасарларыннан сакларга чакырыла. Ул вакытта Нәбиуллага – биш яшь, апасына – җиде яшь һәм сеңелесенә өч яшь була. Бала вакыттан ук тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә кичерергә туры килә аңа. 1944 елда әтисе Ленинград янындагы бәрелешләрдә һәлак була. Бу гаилә өчен зур югалту була. Тормыш авырлыкларын җиңә-җиңә, әчесен-төчесен татый-татый, бала чагыннан ук хуҗалык һәм колхоз эшләрен башкарырга туры килә малайга. Авыл мәктәбендә 6 сыйныф белем ала һәм армиягә киткәнче колхозда үгез җигеп фермада эшли.
1955 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла, Мәскәү өлкәсендә танк дивизиясендә хезмәт итә.
Армиядән соң, ат җигеп, колхозда төрле эшләрдә эшли.
1960 елда авыл кызына өйләнә. 1996 елга кадәр авылның төзелеш бригадасында хезмәт куя. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Аларга дөрес тәрбия һәм белем биреп, олы тормыш юлына озаталар.
Хатыны белән 66 ел бергә тату, бәхетле гомер кичерәләр. Бүгенгесе көндә бабакайның 8 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Нәбиулла Мәүлемҗан улы карчыгы белән балалары туып үскән йортта икәү матур гына гомер итәләр. Төрле калаларга таралышкан балалары алар янына һәрдаим кайтып, ярдәм итеп, сәламәтлекләре турында кайгыртып торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев