Яңа Ибрай авылыннан Миннегөл Гыйззәтуллинаны 90 нчы туган көне белән котладылар
Соңгы яңалыклар

Яңа Ибрай авылыннан Миннегөл Гыйззәтуллинаны 90 нчы туган көне белән котладылар

Миннегөл Хәсият кызы 1935 елның 24 июнендә Яңа Ибрай авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә.

Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. 1941 елда әтиләре Хәсиятулланы фронтка алалар. Әнисе ике бала белән кала. 1942 елның язында әнисен дә окоп казырга алып китәләр. Ике нарасый әби-бабай карамагында була. Бер елдан әниләре кайта, ә әтиләре сугыш тәмамланганнан соң да әле бер ел хезмәт итә – аңа 1946 елда гына туган нигезенә исән-сау әйләнеп кайту насыйп була. Тормышлар акрынлап җайлана башлый, гаилә ишәя, тагын дүрт бала дөньяга аваз сала.

Олы бала – Миннегөл күрше – Иске Ибрай мәктәбенә йөреп 10 сыйныф белем ала. Шуннан соң аны колхоз идарәсенә хисапчы итеп эшкә чакыралар.

1957 елда шушы авыл егете Нәсибулла Гыйззәтуллинга тормышка чыга. Ир белән хатын икесе дә колхозда фидакарь хезмәт куялар. Тату гаиләдә биш бала тәгәрәп үсә.

–Хисапчы һөнәрен калдырып, фермада бозаулар карарга төштем. Терлекче һөнәрен үз иттем, минем өчен иң яхшысы фермада эшләү иде. Балалар өй, хуҗалык эшләрен башкардылар, мин көнне-төнгә ялгап фермада хезмәт куйдым, – дип сөйләде Миннегөл Хәсият кызы. – Бозауларны үлчәгән вакытта балалар килеп ярдәм итәләр иде, алар да безнең үрнәктә кечкенәдән эшкә өйрәнеп үстеләр.

Балалары буй җитеп, үз гаиләләрен корып, Татарстанның төрле шәһәрләрендә гомер итәләр, хезмәт куялар, ә бер кызы авылда төпләнеп калган. Кияве кадерле кешесенә булган хис-кичерешләрен шигырь юлларына салган, аны ул әбекәйгә табын артында ирештерде.

Тантана сәбәпчесен истәлекле юбилее белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җылы котлады.

– Сезнең буынга тормыш авырлыкларын да, бүгенге матур, мул тормышны да күрергә насыйп булган, – дип изге теләкләрен ирештерде рәсми кунак, әбекәйгә гөлләмә, район Башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырып. – Алдагы көннәрегезне дә тынычлыкта, муллыкта үткәрергә язсын, район икътисадын үстерүгә керткән хезмәт өлешегез өчен чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров, Миннегөл Хәсият кызына исәнлекле озын гомер теләде. Әбекәйнең улларының һәм кызларының махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда һәрвакыт беренчеләр рәтендә булуларын билгеләп үтте, форсаттан файдаланып, аларга рәхмәт әйтте.

Әбекәйнең 8 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Миннегөл Хәсият кызы бүген балалары, оныклары тәрбиясендә кадерле әни, яраткан әби булып, тормыштан шөкерана кылып, кадер-хөрмәттә бәхетле картлык кичерә.


Нет комментариев