Яңа Ибрай авылы халкы Луганск һәм Донецк шәһәрләренә ярдәмгә йон оекбашлар бәйләячәк
Соңгы яңалыклар

Яңа Ибрай авылы халкы Луганск һәм Донецк шәһәрләренә ярдәмгә йон оекбашлар бәйләячәк

Яңа Ибрай мәдәният хезмәткәрләре Донецк һәм Луганск халык Республикаларында яшәүчеләргә ярдәм йөзеннән игелекле акция оештырдылар.

Монда йон оекбашлар бәйләргә ниятлиләр. Акцияне авыл хатын-кызлары рәхәтләнеп хуплады. Иртәдән мәдәният учагына дистәләгән хатын-кыз җыелды. Алар үзләре белән йон, каба, орчык алып килделәр. Алар бердәм булып җеп эрләделәр! Киләсе этапта бәйләүгә керешәчәкләр.

– Яңа Ибрай халкы бик актив, кайгылы вакытларда берәүне дә ярдәмнән калдырмаячак. Без авылдан гуманитар ярдәм җибәрдек инде, һәр йорт саллы өлеш кертте. Йон оекбашлар салкыннар башланганчы ук әзер булыр һәм адресатларга җибәрелер дип уйлыйм, – дип уртаклашты Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров.


Нет комментариев