Яңа ел каникулларында саклык чараларын үтәргә кирәк.
Яңа ел төнендә Татарстанда урамнарда ике меңнән күбрәк полиция хезмәткәре дежур торачак. Бу хакта республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы полиция җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов сөйләде.
Тулаем алганда, яңа ел каникулларында тәртип сакчыларының эше көчәйтелгән режимда булачак. Кешеләр күпләп җыела торган ураннарга: скверларга, паркларга, чыршы шәһәрчекләренә аерым игътибар биреләчәк.
Фәргать Мөхәммәтҗанов әйткәнчә, яңа ел каникулларында саклык чараларын үтәргә кирәк, бу бигрәк тә салют аттыруга кагыла. Моннан тыш, балаларны караучысыз калдырырга ярамый.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев