Яңа ел бәйрәмнәрендә аксубайлыларны нинди чаралар көтә?
Соңгы яңалыклар

Яңа ел бәйрәмнәрендә аксубайлыларны нинди чаралар көтә?

Яңа елга да күп вакыт калмады.

30 декабрьдә район мәдәният йортында – 18.00 сәгатьтән “Җомга көнне – кино” район проекты кысаларында “Яңа ел кәефе” фильмы күрсәтеләчәк;

Авыл мәдәният учакларында бу көнне 11.00 сәгатьтән “Безгә әкият килә” балалар театральләштерелгән тамашалары оештырылачак.

31 декабрьдә Аксубай бистәсенең үзәк мәйданында 20.00 сәгатьтән “Аксубайның Яңа ел утлары” дип исемләнгән бәйрәм концерты була.

Авыл мәдәният учакларында һәм клубларда 19.00 сәгатьтән «Безгә яңа ел килә» дигән яңа ел тамашалары башлана.

Бәйрәм көннәрендә туган якны өйрәнү музеенда «Кыш бабай остаханәсе» эшләячәк.

2 гыйнварда фетрдан уенчыклар ясау; 3-4 гыйнвар көннәрендә – яңа ел бизәкләре төшерү буенча осталык дәресләре узачак;

6 гыйнварда – балаларны “Бүләккә фоторамка” осталык дәресе көтә. Остаханә 10.00 сәгатьтән эшли башлый.

Балалар китапханәсендә дә кызыклы чаралар узачак:

2 гыйнварда гаилә китапханәсендә шаян гороскоп була, яшь китап укучыларны куяннан сюрприз көтә;

3 гыйнварда – кышкы викторина;

4 гыйнварда – рәсемнәр бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү, шул ук көнне Кыш бабай остаханәсендә – иҗади осталык дәресе, туган якны өйрәнүче Василий Волковның шәхси күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк;

5 гыйнварда – “Күңелле әйлән-бәйлән” уен программасы;

6 гыйнвар – “Раштуа чыршысы” өстәлендә театр, әдәби уен, китаплар күргәзмәсе.

8 гыйнварда – китапханә лотереясы. Барлык чаралар да 10.00 сәгатьтә башлана.

6+

Фото


Нет комментариев