Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ял көннәрендә Татарстанда янә бозлы яңгыр көтелә

Шимбә көнне җепшек кар һәм томан көтелә. Төнлә температура -11, көндез -6 градус тәшкил итәчәк.

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышының бозылуы һәм бозлы яңгыр көтелә. «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Сергей Захаров ТР Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында шулай дип белдерде.

Шимбә көнне җепшек кар һәм томан көтелә. Төнлә температура -11, көндез -6 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе һава температурасы -3 градустан артмаячак. Татарстанда урыны белән җепшек кар һәм бозлы яңгыр явуы көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, дип кисәтте Захаров.

Дүшәмбе көнне дә явым-төшем туктамый. Республика территориясендә урыны белән буран чыгачак һәм юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Сишәмбе явым-төшем кими һәм шактый суыта: төнлә һава температурасы -18, көндез -13 градус тәшкил итәчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев