Ял көннәрендә Татарстанда -7 градус салкын булачак
Соңгы яңалыклар

Ял көннәрендә Татарстанда -7 градус салкын булачак

Алдагы ял көннәрендә Татарстанда явым-төшемсез, антициклонлы һава торышы көтелә, температура фоны төшү дәвам итәчәк. Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразында шул турыда әйтелгән.

Төннәрен термометр баганалары 0..-7 градуска кадәр төшәчәк. Синоптиклар әйтүенчә, тәүлекнең якты вакытында һава +1..+7 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында төньяк циклонның атмосфера фронтлары республикага тагын яңгыр китерәчәк. Шул ук вакытта һава температурасы +2..+7 градустан югары күтәрелмәячәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев