Ял көннәрендә Татарстанда +24 градуска кадәр җылытачак
Соңгы яңалыклар

Ял көннәрендә Татарстанда +24 градуска кадәр җылытачак

Шимбә көнне, 24 сентябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, бүген аязучан болытлы булачак. Һава температурасы +11 дән +13 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез 19-21 градуска кадәр җылытачак.

Шимбә көнне, 24 сентябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак. Төнге температура 9-14 градус җылы булачак. Көндез һава 19-24 градуска кадәр җылыначак, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәячәк.

Якшәмбе, 25 сентябрьдә, республика халкын аязучан болытлы һава торышы көтә. Төнлә термометр баганалары +7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез яңгыр һәм 13-18 градуска кадәр җылы булачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев