Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюровны “Татарстан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләде.
Равил Әфрәим улы Татарстан Урман хуҗалыгы министры итеп 2018 елның февралендә билгеләнә. Моңа кадәр ул дүрт ел Нурлат районын җитәкли, ике ел Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрының инвестицион-инновацион эшчәнлек буенча урынбасары, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе булып тора. 2006-2010 елларда Равил Кузюров Аксубай муниципаль районы башкарма комитетында архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе, инфраструктура үсеше буенча җитәкче урынбасары булып эшли.
Указда, якташыбыз – Равил Кузюров “Республиканың урман хуҗалыгын үстерүгә керткән аерым өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен” бүләккә лаек булды, дип билгеләп үтелгән.
Нет комментариев