Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов 2020 елның 12 ноябрендә вафат булды.
Татарстанда Җиңү көненә багышланган чараларда былтыр вафат булган Борис Кузнецовның истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.
«Борис Кузнецов истәлеген мәңгеләштерү өчен быел Җиңү Көнендә узачак бәйрәмнәрдә чаралар каралган», — диде спикер.
Ул әйткәнчә, Кузнецовның бюсты һәм мемориаль такта эшләнә.
Советлар Союзы Герое 2020 елның 12 ноябрендә вафат булды. Ул соңгы көннәренә кадәр кадәр ветераннар хәрәкәтендә катнашты һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев