Гыйнвар каникулларында Аксубай районында COVID-19 белән авыруның 12 очрагы теркәлгән
Соңгы яңалыклар

Гыйнвар каникулларында Аксубай районында COVID-19 белән авыруның 12 очрагы теркәлгән

Аксубай районында гыйнвар башыннан бирле яңа коронавирус йогышы белән авыруның 12 очрагы теркәлгән.

10 гыйнварда район авырулар буенча алдагы айларның барлык рекордларын да узып китте – тәүлек эчендә 9 очрак теркәлгән.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә бу төп мәсьәлә булды.

Роспотребнадзорның Аксубай районындагы идарәсе баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча оператив штаб җитәкчесе – район башлыгы Камил Гилмановка, бүгенге көндә дүрт авыру – стационарда, сигез кеше өйдә дәвалана, контактлы затлар даирәсе билгеләнгән – 18 кеше үзизоляциядә, дип хәбәр итте.

Оператив штаб җитәкчесе предприятиеләр һәм оешмаларның эпидемиягә каршы санитар чараларны үтәү барышын тикшерергә кушты.

– Һәр коллективта бактерицид нурланыш сатып алу һәм урнаштыру мөмкинлеге табарга кирәк, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов.

Андрей Тимирясов ковид авыруы таралуга юл куймас өчен битлек кияргә һәм аны 2-3 сәгать саен алмаштырып торырга, биналарда йогышсызландыру катнашмасы белән дымлы җыештыру үткәрергә һәм бинаны җилләтергә кирәк, дип искәртте.

Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов сүзләренә караганда, авырып китмәүнең иң нәтиҗәле ысулы – коронавируска каршы прививка ясау. Районда 35 кеше прививка ясаткан инде, алар барысы да вакцинацияне яхшы кичергән. Районның баш табибы сүзләренә караганда, хәлне тотрыкландыру өчен, район халкыннан 10 мең кешене прививкаларга кирәк.

 

Фото


Нет комментариев