Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ГУФССП матбугат хезмәте район газетасы укучысының соравына җавап бирде: бурычлы кешенең яшәү минимумына хокукы бармы?

Башкарма производство буенча бурычлы затның әҗәтен бары тик МРОТтан артык булганда гына тотып кала алалар.

Газета укучы редакциягә суд приставларының законлы гамәлләре турында хәлне аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.

– Суд приставлары картага арест салдылар һәм хезмәт хакы картасына кергән сумманың 100 проценты күләмендә (төп һәм бердәнбер эш урыны буенча аванс) бурычны (түләнмәгән салым) тотып калдылар. Һәм мине яшәү өчен акчасыз калдырдылар, суд приставларының гамәлләре законлымы? – дип сөйләде безгә укучы.

Россия ГУФССПның Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, башкарма производство кысаларында, әгәр бурычлы үз теләге белән әҗәтен түләмәсә, суд пристав-башкаручы банкта яки башка кредит оешмасында булган бурычлының акчасына түләтүне мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Безгә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, башкарма производство кысаларында, әгәр бурычлы кеше ирекле вакытта бурычын түләмәсә, суд приставы-башкаручы банкта яисә башка кредит оешмасында булган бурычлының акчасына бурычны түләттерүне йөкләргә хокуклы.

Бурычлы гражданның банк счетына акча кергәндә, акчалар бурыч суммасы чикләрендә тотып калына. Башкарма производство кысаларында закон нигезендә иммунитетка ия булган керемнәр һәм социаль түләүләр генә тотып калынырга тиеш түгел.

Иммунитетлы социаль түләүләргә түбәндәгеләр керә:

- сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау өчен түләнә торган акчалата суммалар;

- төрле компенсацион һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр;

- социаль пособиеләр, шул исәптән балалары булган гражданнарга пособиеләр;

- ана (гаилә) капиталы акчалары.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 27.12.2019 елдан гамәлдә булган 330 нчы боерыгы һәм 2020 елның 01 июнендә үз көченә кергән 229-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, түләү билгеләүне контрольдә тоту кредит оешмаларына йөкләнгән һәм счеттан барлык акчаларны бер үк вакыттан тотып клудан саклану өчен махсус маркировка белән билгеләнергә тиеш.

Мондый хәлләргә юл куймас өчен, без бурычлы гражданнарга даими рәвештә аларның суд пристав-башкаручыга яшәү минимумын банк счетларының берсендә саклау турындагы гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы булулары турында исләренә төшерәбез. Бу гаризаны дәүләт хезмәтләре сайты аша, шулай ук башкарма производство кузгатылган суд приставлары бүлегендә бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев