Спорт белән актив шөгыльләнүче мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары югары уку йортларына керүне шактый җиңеләйтә ала.
– ГТО билгесе БДИ нәтиҗәсенә 10 баллга кадәр өстәргә мөмкин, – дип аңлата Аксубай районы буенча ГТО тест үткәрү үзәге вәкиле Чулпан Хәнифова. – ГТО нормативларын үтәү абитуриент өчен зур әһәмияткә ия: күпчелек вузлар бу өлкәдәге казанышларны шәхси өстенлек дип исәплиләр, бу исә уку йортына керү турындагы карарга йогынты ясарга мөмкин.
Һәркемгә билгеле, хәтта 1-2 балл да конкуренция шартларында хәлиткеч булырга мөмкин. Берничә нечкәлекне истә тоту мөһим: ГТО билгесе агымдагы яисә узган елда алынырга һәм үзенең яшь төркеме өчен генә гамәлдә булырга тиеш. Баллар, хәтта берничә билге булса да, бер тапкыр исәпләнә.
Тест үткәрү үзәге белгечләре, билге алу процессы вакыт таләп иткәнгә, нормативларны тапшыруны соңгы моментка калдырмаска киңәш итәләр.
Фото яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.
Нет комментариев