Истәлек обелискы янында ГСВГ көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.
Район үзәгендә тантана традицион автоузыш белән башланып китте – әләмнәр кадаган автомобильләр әйләнеп узу юлы һәм үзәк урамнар буйлап уздылар. Алар иптәшләрен, хезмәттәшләрен, хезмәт елларын искә төшерү, уртак даирәдә аралшу өчен обелиск янында очраштылар.
Тантаналы митингны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ачты. Ул ветераннар хәрәкәтенә киләчәктә дә нәтиҗәле эш теләде. Үзәк хәрби округы инспекторы генералмайор Анатолий Молоствов ГСВГның бөтен дөнья өчен тәртип саклаудагы әһәмияте турында сөйләде.
– Сез Ватанга аннан читтә лаеклы хезмәт иттегез, – дип билгеләп үтте ул. – Бүген дә, ветераннар хәрәкәтендә катнашып, яшь буынга тәрбия бирүгә зур өлеш кертәсез.
Җыелучыларны “Хәрби хәрәкәтләр ветераннары” һәм “Ватанга хезмәт итәм” Россия Кораллы Көчләре ветераннары берлеге ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Виталий Маркин котлады. Сугышчылар Дан мемориалына венок һәм чәчәкләр салдылар.

Нет комментариев