Соңгы яңалыклар

Гражданлык позициясен күрсәтергә

Дүшәмбедән Татарстанда «Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит» Гомумроссия наркотикларга каршы акциянең II этабы старт ала.

Җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Илшат Хафизов сүзләренә караганда, чараның төп максаты – җинаятьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә һәм аларны медицина булмаган юнәлештә куллануны профилактикалауга җәлеп итү, оперативәһәмиятле мәгълүмат җыю һәм тикшерү, наркотик бәйлелек булган затларны дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм һәм консультация күрсәтү. Акция кысаларында белем бирү, спорт оешмаларында, халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә профилактик чаралар үткәрү, халык белән очрашулар планлаштырыла.

Шул ук чорда «ышаныч телефоннары» күрсәтелгән мәгълүмати материаллар, листовкалар һәм буклетлар таратылачак. Полиция хезмәткәрләре гражданнардан үзләренең гражданлык позициясен күрсәтүләрен, наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә законга каршы гамәлләрне ачыклауда һәм булдырмый калуда ярдәм итүләрен сорый. Шалтыратулар һәм хәбәрләр, шул исәптән аноним мәгълүматлар 8 - (843-44) 2-72-06; 2-79-74; кәрәзле: 8- 917-851-02-02 телефоннары буенча кабул ителә.


Нет комментариев