Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гомер юлын намус hәм тырыш хезмәт белән узган

Иске Кыязлы авыл җирлегеннән Нигъмәтуллина Әминә әби 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Әминә Миндар кызы 1934 елның 15 апрелендә Кызыл Тау авылында сигез балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә.

Әтисе һәм абыйсы сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китәләр һәм аларга яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмый.

Әнисе Минебәян җиде баланы ялгызы тәрбияләп үстереп, һәрберсен олы тормыш юлына озата. Әминә яшьли кул арасына кереп, әнисенә һәр эштә, эне-сеңелләрен тәрбияләшергә ярдәм итеп үсә. Яшьтәшләре кебек үк, бала чагыннан тормыш арбасын өлкәннәр белән бертигез тартып, алны-ялны белми колхозда бил бөгә.

Егерме яшен тутыргач Бөгелмә ягына торф чыгару эшләренә җибәрәләр. Торф чыгару сугыш беткәч тә озак дәвам иткән әле. Бу эшенең михнәтләре турында без ишетеп кенә беләбез.

Ә бит анда япь-яшь кызлар күпме көчләрен куйганнар, сәламәтлекләрен калдырганнар.

Ике ел торф чыгаруда катнашканнан соң, туган авылына кайта һәм тормышка чыга. Бер кыз бала тәрбияләп үстерә. Хезмәт юлы тырышлык белән уза – колхозда сарыклар фермасында эшли, чөгендер эшкәртә, төрле эшләрне башкара. Бүген карты Галимҗан белән гомер кичерәләр. Тирә-күршеләре һәм социаль хезмәткәр Мәрьям Зәйдуллина – аларның беренче ярдәмчеләре.

Түбән Камада гомер иткән, үзе дә инде күптән лаеклы ялда булган кызы Мәдинә, мөмкинлек булган саен әти-әнисе янына кайтырга, аларның сәламәтлекләрен кайгыртырга, хуҗалык эшләрендә булышырга тырыша. Ике оныгы һәм ике оныкчыгы да һәрвакыт әби-бабаларының хәлен белеп торалар.

–Тормыш авырлыкларын күп күрергә туры килсә дә, апабыз җор телле, зирәк, кешеләргә карата мәрхәмәтле, без, туганнарын ачык йөз белән каршы ала, тәмле ризыклары белән сыйларга тырыша, – диләр юбилярны истәлекле туган көне белән котларга җыелышкан бертуганының балалары. – Әминә апабыз тик торырга яратмый, тәрәзә төбе саен матур гөлләр үстерә, олы яшьтә булса да бәрәңге бакчасында да җир җимертеп эшли әле.

Бу көнне юбиляр күп котлаулар кабул итте. Аны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин килде. Ул ветеранга истәлекле бүләк, гөлләмә һәм матур традиция буенча район башлыгының котлау хатын тапшырды.

–Сугыш чоры балаларына кыенлыкларны күп күрергә туры килгән, тормыш арбасын җигелеп тартсагыз да, сынмагансыз, сыгылмагансыз, илебез икътисадын торгызуга үз өлешегезне керткәнсез, шулар өчен сезгә зур рәхмәт әйтәсе килә! Сезгә исәнлек-саулык, якыннарыгызны шатландырып тагын озак еллар яшәргә насыйп итсен, – дигән ихлас теләкләрен җиткерде ул.

Котлауларга шулай ук Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлия Гыйматова да кушылды, ул әбекәйгә юбилее уңаеннан җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде, күчтәнәчләрен тапшырды.

–Халкыбыз, җиребез иминлектә, бәхет һәм шатлыкта яшәсен, дөньялар тынычлансын иде, Аллаһының рәхмәтләре яусын сезгә, – дип рәхмәт укып озатып калды безне тормышның әчесен дә, төчесен дә күп күргән Әминә әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев