Голикова: Вакытында ревакцинация ясатмау сәбәпле, коллектив иммунитет төшә
Чирнең авыр формасыннан һәм авыр нәтиҗәләрдән саклану өчен коронавирустан прививка ясарга киңәш итте ул.
Коронавирус инфекциясенә каршы коллектив иммунизация Россиягә катгый чикләүләрсез гадәти тормышка тизрәк кайтырга ярдәм итәчәк.
«Нәкъ менә коллектив иммунитет безгә катгый чикләүләрсез гадәти тормышка кайтырга ярдәм итәчәк. Үзеңнең сәламәтлегеңне вакытында кайгыртырга кирәк», — диде Россия вице-премьеры Татьяна Голикова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Голикова гражданнарга, чирнең авыр формасыннан һәм авыр нәтиҗәләрдән саклану өчен коронавирустан прививка ясарга киңәш итте. Аның сүзләренчә, вакытында ревакцинация ясатмау сәбәпле, Россиялеләрнең вирустан сакланган булу дәрәҗәсе төшә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев