Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Голикова: Россиядә вакансияләр эшсезләр саныннан 3,3 тапкыр артык

Россиядә ачык вакансияләр саны рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән гражданнар санына караганда 3,3 тапкырга күбрәк. Бу хакта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хезмәт базарын торгызу буенча утырышта белдерде, дип хәбәр итә ил Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

«Вакансияләр саны халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарында теркәлгән эшсез гражданнар саныннан 3,3 тапкырга артып китә», - диде Голикова һәм бүгенге көндә россиялеләргә 2,25 млн эш варианты тәкъдим ителүен әйтте.

Вице-премьер сүзләренә караганда, 23 майдан 30 майга кадәр тулы булмаган эш көне графигы белән эшләүче гражданнар саны 2,7 мең кешегә арткан. Шул ук вакытта эшкә яраклы гражданнар саны 130,7 меңнән 131,9 меңгә җиткән. Бу вакыт эчендә теркәлгән эшсезләр саны 11,5 мең кешегә арткан.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев