Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

ГИСУ Аксубай районында объектларны капиталь ремонтлау барышын бәяләде

Район башлыгы Алмаз Мингулов озатуында ТР «Главинвестстрой» ГКУ директорының беренче урынбасары Илдар Рәшитов социаль әһәмияткә ия объектларны йөреп чыкты, анда төзелеш һәм ремонт эшләренең барышын тикшерде.

Анда шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.

Комиссия беренче булып В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбенең ризык әзерләү блогында булды, анда капиталь ремонт бара. Монда яңа, технологик җиһазлар һәм кирәкле инвентарь сатып алу каралган. Аннары Советлар Союзы Герое Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт эшләренә бәя бирелде. Мәктәптә заманча җиһазлар урнаштыру планлаштырыла.

Делегация шулай ук Аксубайда балалар сәнгать мәктәбендә һәм «Кояшкай» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә булды, анда капиталь ремонт үткәрелә. Катнашучылар капиталь ремонт барган спорт объектларын да карадылар: «Дельфин» ябык йөзү бассейны бинасында булдылар, анда эчке бүлмәләр модернизацияләнә, җиһазлар сатып алына, янәшәдәге территория төзекләндерелә, шулай ук ясалма бозлы ябык боз шугалагы төзелешен дә бәяделәр.

Комиссия 102 нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә дә булды, анда биналарны яңартудан тыш, яңа җиһазлар сатып алу һәм территорияне төзекләндерү каралган. Делегация шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә Нефтьчеләр паркы төзелешен дә (беренче чират) тикшерде. Чираттагы уңайлы иҗтимагый зона булдыру бистәдә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Моннан тыш, район үзәгендәге ике паркны, шул исәптән Ленин, Совет һәм Романов урамнары белән әйләндереп алынган территорияне төзекләндерү эшләре, район мәдәният йортына һәм яшьләр үзәгенә капиталь ремонт эшләре дә игътибар үзәгендә булды.

Объектларны карап чыгу нәтиҗәләре буенча, мәктәпләрне, балалар бакчасын, спорт, янгын сүндерү һәм коткару, җәмәгать объектларын яңарту районның социаль инфраструктурасын үстерүдә зур әһәмияткә ия. Район җитәкчелеге һәм ТР «Главинвестстрой» ГКУ вәкилләре барлык объектлар билгеләнгән вакытта файдалануга тапшырылсын өчен эшләрне башкару срокларын төгәл үтәргә кирәклеген ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев