Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Гинцбург COVID-19 вирусыннан борынга тамыза торган вакцинаның куркыныч булмавын әйтте

Октябрь урталарында Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы Гамалея үзәге тарафыннан коронавируска каршы эшләнгән назаль вакцинаны клиник тикшерергә рөхсәт итте.

Гамалея Үзәге башлыгы Гинцбург әйтүенчә, COVID-19 вирусыннан борынгы тамыза торган вакцина куркыныч түгел.

«Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты белгечләре тарафыннан коронавирус инфекциясенә каршы эшләнгән назаль вакцина организм өчен куркыныч түгел, чөнки анда тере вирус юк», — дип белдерде үзәкнең директоры Александр Гинцбург. Бу хакта РИА Новости яза.

Элегрәк гаммәви мәгълүмат чараларында, вирусолог Константин Чумаковка сылтама белән, тәнгә кадый торганына караганда, борынга тамыза торган вакцина, шул исәптән коронавируста каршы кулланылганы да, организм өчен куркыныч булырга мөмкин, дигән мәгълүмат пәйда булган иде.

Бу мәгълүмат Гамалея үзәге вакцинасына кагылмыймы, дигән сорауга җавап биреп: «Кагылмый. Чөнки безнең вакцинада тере вируслар юк», — диде Гинцбург.

Октябрь урталарында Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы Гамалея үзәге тарафыннан коронавируска каршы эшләнгән назаль вакцинаны (SPRAY 08-Гам-КОВИД-Вак-2021) клиник тикшерергә рөхсәт итте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев