Мемориал Аксубай районының “Чик сакчылары берлеге” ТР хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик буе сакчылары төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәме, авыл халкы көче белән төзелгән.
Тантаналы чарага бик күп кунаклар җыелды. Төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән яшькелт хәрби киемле ир-атлар байраклар белән сафта торды. Истәлекле чарада аксубайлылар белән бергә Зәй, Спас, Чистай һәм Түбән Кама районнарыннан Чик буе сакчылары берлеге вәкилләре дә катнашты.
Тирә-яктагы авылларда яшәүчеләр, авыл волонтерлары, битараф булмаган гражданнар истәлекле вакыйганы бергәләп билгеләп үтәргә җыелдылар.
Һәйкәл урнаштырылган авыл паркы территориясе төзек һәм уңайлы: агачлар, чәчәкләр һәм авыл клубы хезмәткәрләре тырышлыгы белән сакланган идеаль тәртип. Махсус хәрби операциядә катнашучы авыл кешесе Андрей Андреевның чик сакчыларына обелиск кую идеясен тормышка ашыруда Аксубай районының “Чик буе сакчылары берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасының Аксубай бүлекчәсе рәисе Юрий Степанов ярдәм иткән.
Митингта катнашучыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты урынбасары Станислав Зайцев мөрәҗәгать итте.

– Чик сакчыларына һәйкәл ачу безнең район өчен генә түгел, бөтен республика, ил өчен әһәмиятле вакыйга, – дип билгеләп үтте ул. – Чик сакчылары дошман һөҗүмен беренче булып үз өсләренә алалар, Ватанны саклауга басалар, 1941 елда да шулай була, хәзер дә, дошман безнең территориягә үтеп керергә тырышканда да. Бу мемориалны ачканда, без хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булганнарның батырлыгын истә тотачакбыз. Бу үсеп килүче яшь буын өчен мөһим, алар бабаларының героик үткәне турында белергә тиеш, – дип билгеләп үтте ул.
Станислав Зайцев Татарстан башкаласы парадында катнашкан Юрий Степановка, Владимир Герасимовка, Игорь Михайловка һәм Степан Гавриловка истәлек медальләре тапшырды.

– Бу һәйкәл безгә түгел, ә киләчәк буыннарга кирәк, – дип ассызыклады “Чик сакчылары берлеге” ТР хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик буе сакчылары төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Сулейманов. – Без аларда патриотлык хисләре тәрбияләү өчен бөтен көчебезне куябыз, – диде ул. – Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткәнегез һәм мөһим эшләрдә битараф калмаганыгыз өчен Аксубай районына һәм “Чик буе сакчылары берлеге” район бүлекчәсенә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе митингта катнашучыларның көчле алкышлары астында Сидул-Ерыклы авылында барлык буын чик сакчыларына һәйкәл төзүдә зур өлеш керткән кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Болар – Николай Якличев, Валерий Мельников, Сергей Илюхин, Вячеслав Морозов, Анатолий Авандеев, Родион Гатауллин, шулай ук Валерий Васильев, Александр Спиркин, Александр Фадеев, Валентин Илдияров һәм Евгений Синдимиров.
Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев билгеләп үткәнчә, чик сакчылары һәйкәлне нәкъ менә Сидул-Ерыклыда урнаштырырга очраклы гына ниятләмәгәннәр Монда, игелекле инициативаларны хуплап алып, аларны тормышка ашырырга сәләтле актив, дус халык яши.

– Ун ел элек ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре Җиңү бәйрәменә Урмандеевога йөрделәр. Алар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл урнаштырырга һәм истәлекле чараларны авылда үткәрергә карар иттеләр, – дип бүлеште ул. – Менә һәйкәлне төзедек, матур парк булдырдык. Ерыклы авылы кешеләре – яңа ел тантанасына әзерләнүдә дә активлар, күптапкыр район һәм республика бәйгеләрендә җиңүгә ирештеләр.
«Сувар» республика газетасының баш мөхәррире шулай ук тантанада катнашучыларны сәламләде, парадта катнашучыларга бүләкләр тапшырды, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Чик сакчылары истәлегенә обелискны ачу хокукы Станислав Зайцевка, Альберт Сулеймановка һәм Валерий Николаевка бирелде. Чик сакчылары ветераннары һәйкәл итәгенә венок һәм чәчәкләр салдылар.

Авыл халкын чик буе сакчыларына һәйкәл ачылу белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов котлады. Мемориал төзелешенә өлеш керткән барлык кешеләргә рәхмәт сүзләрен Юрий Степанов белдерде.
Бәйрәмдә дулкынландыргыч мохит хөкем сөрде. Бәйрәмне Сагач мәктәбе укучылары төгәл һәм тәэсирле алып бардылар, Эдуард Ильин җитәкчелегендәге вокал төркем чик сакчыларына багышланган җырлар бүләк итте.
Нет комментариев