Конкурсны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «ТАТМЕДИА» АҖ һәм «Татарстан китап нәшрияты» белән берлектә оештыра.
Конкурс традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны үстерү максатыннан үткәрелә.
Конкурска Татарстан халкының Махсус хәрби операция барышында күрсәткән фидакарьлеген, батырлыгын һәм патриотизмын чагылдырган, 2022 елдан соң язылган (моңарчы әлеге яки башка конкурсларда катнашмаган) әдәби әсәрләр кабул ителә.
Эшләр 2026 елның 1 августына кадәр рус һәм татар телләрендә түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
• «Повесть»
• «Хикәя»
• «Поэма яки шигырьләр циклы»
• «Очерк»
II конкурста рус һәм татар телләрендә «Роман» номинациясе өстәлде. Бу номинация буенча эшләр 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.
Гаризаларны «Открытый литературный конкурс патриотической направленности «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» дигән билге белән konkurs@tatkniga.ru электрон почтасына юлларга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 519-45-39.
Конкурс турындагы нигезләмә һәм катнашучы анкетасы белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: https://tatmedia.tatarstan.ru/index.htm/news/2481293.htm.
Конкурс җиңүчеләре 2026 елның 9 декабрендә бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.
2026 елда конкурсның гомуми приз фонды 6 640 000 сумны тәшкил итә. «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы» һәм «Очерк» номинацияләрендә җиңүчеләрнең әсәрләре 2026 елда социаль әһәмиятле әдәбият исемлеге кысаларында, ә «Роман» номинациясендә җиңүчеләрнеке 2027 елда басылып чыгачак. Конкурс сроклары: 2025 елның 24 декабреннән 2026 елның 9 декабренә кадәр. 18+
Нет комментариев