Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Газета укучыларыбыз “Вега” хуҗасы турында: “Маринаның йөрәге зур”

Редакциягә «Игелекле эшләр почтасы» рубрикасы кысаларында хатлар килә тора.

Безгә йортсыз хайваннар приюты хуҗасы Марина Симакова турында берьюлы берничә укучыдан хат килде.

Ун елдан артык Марина кешеләргә ышанычын югалткан мәчеләргә һәм этләргә ярдәм итә, аларны үз хуҗалыгында сыендыра.

– Ул чыннан да зур йөрәкле кеше, хуҗалары җаваплылыктан куркып, хайваннарны урамга чыгарып ташлагач, дистәләгән хайваннар тормышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга курыкмады, аларга тулы тормыш өчен шартлар тудырды, – дип уртаклаштылар укучыларыбыз.

”Вега” приюты Аксубай районының Түбән Баланда авылында урнашкан.

– Бүгенге көндә бездә 300 хайван бар. Алар безгә я урамнан эләгәләр, чөнки хуҗалары аларга хыянәт иткәннәр, яисә китереп ташлыйлар. Барлык хайваннарның да язмышы сагышлы, чөнки кешеләрне «тере уенчык» туйдырган. Бу бит эт һәм мәче генә түгел, алар авырту, ачлык, курку кичерә торган тере җаннар. Мин аларны бик кызганам. Миңа азык сатып алып матди ярдәм иткән, хайваннарны стерилизацияләүгә, дәвалауга булышкан һәркемгә рәхмәт. Приют торак пунктта урнашкан. Хәзерге вакытта яңа төзелешнең урыны билгеләнгән һәм без инде аны башлап җибәргән идек. Тик әлегә аны туктаттык, чөнки хайваннарны ашату һәм тәрбияләү өчен, акчаны чак җиткерәбез, – ди Марина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев