Ул гаиләсенә ярдәм итүче кешеләргә рәхмәт сүзләрен әйтүне сорады. Наталья Сергеевна – СВО зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган герой Сергей Леонтьевның әнисе.
– 2022 елдан без әйләнә-тирәбездәге игелекле, ярдәмчел кешеләр булышлыгы белән яшибез. Аксубай районы җитәкчелегенә, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый берләшмәсенә, Урмандеево җирлеге башлыгы Валерий Николаевка, районның газ хезмәте җитәкчесе Александр Мартыновка, әлеге предприятие хезмәткәрләренә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Кайчак, үз проблемаңны әйтергә дә өлгермисең, алар инде килеп тә җитәләр. Шулай ук Урмандеево авылы фермеры Алексей Кондратьевка да чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә, ул безне Ватанны саклаучылар көнендә дә сюрпризсыз калдырмады.
Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Александр Музилеев безнең ничек яшәвебез, ярдәм кирәкме-юкмы икәнлеге белән һәрвакыт кызыксына. Күршеләр дә, авылдашлар да беркайчан да безгә карата битараф түгелләр. Без барысына да чын күңелдән рәхмәтле. Яклаучылар көне алдыннан барысын да бәйрәм белән котлыйсы, сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек телисе килә.
Нет комментариев