Федераль ташламаларга ия гражданнар социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын үзләренә кире кайтара алалар.
Социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту өчен 1 октябрьгә кадәр Күп функцияле үзәккә, Пенсия фондының территориаль органына алдан язылу буенча яисә ПФР сайтында Шәхси кабинет аша тиешле гариза тапшырырга кирәк.
Аксубай районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукында) Владимир Тимофеев аңлатканча, тапшырылган гариза киләсе елның 1 гыйнвареннан гамәлгә керәчәк.
– Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына федераль льготачылар – ветераннар, инвалидлар, инвалид балаларны да кертеп, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар булган затлар ия, – дип ассызыклады белгеч.
Нет комментариев