Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Гамалея үзәге: Covid-19дан «Гамковимаб» препараты июнь аенда ук теркәлергә мөмкин

Гинцбург ирекле ярдәмчеләр катнашында тикшеренүләрнең беренче фазасы инде бу атнада старт алачак, дип аныклады.

Коронавируска каршы «Гамковимаб» препараты июнь аенда ук теркәлергә мөмкин. Моның өчен ул тикшеренүләрнең беренче фазасын уңышлы гына узарга һәм теркәлүгә рөхсәт алырга тиеш. Бу хакта Н. Ф. Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Беренче фаза нигезендә өстәмә эффектлар булмаудан соң яки нәтиҗәлелекне раслый торган икенче фаза нәтиҗәләре буенча алыначакмы вакытлыча теркәү — әлегә билгесез, — дип аңлатты белгеч. — Беренче фаза нәтиҗәләре буенча алынса, бу эш 2,5 ай дәвам итәр, дип өметләнәм. Ул чакта препарат июньдә теркәлергә мөмкин».

Гинцбург ирекле ярдәмчеләр катнашында тикшеренүләрнең беренче фазасы инде бу атнада старт алачак, дип аныклады. Препарат йөздән артык кешегә кертелер дип планлаштырыла.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев