Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Галимова Татарстанның Лисичанск шәһәрен шефлыкка алуы турындагы мәгълүматка аңлатма бирде

Массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәрен шефлыкка алачагы турында хәбәр чыкты.

Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова бу мәгълүматка карата аңлатма бирде.

«Элегрәк тә әйтүебезчә, республика беркайчан да ярдәм күрсәтүдән читтә калмады. Татарстан [Донбасстан] 1800гә якын мәҗбүри күченүчене кабул итте, системалы рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтелә, хәзерге вакытка 600 тоннага якын, һәм башка ярдәм, республикадан ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә дә, шул исәптән ЛНРдан да», – дип белдерде Лилия Галимова.

«Әгәр нинди дә булса яңа рәсми карарлар кабул ителсә, без хәбәр итәрбез», – дип өстәде агентлыкның әңгәмәдәше.

Лисичанскка Татарстанның ярдәм күрсәтә башлаячагы турында элегрәк шәһәр мэры вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Скорый сөйләгән иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев