Сынауларның беренче фазасы нәтиҗәләре июль ахырында әзер булачак.
Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны үзләрендә сынаган иреклеләрнең хәле куркыныч тудырмый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Сеченов университетының Интервенцион кардиоангиология фәнни-гамәли үзәге директоры Сергей Семиткога сылтама белән хәбәр итә.
«Тулаем алганда, иреклеләр вакцинаны яхшы кичерә, аларның хәле бернинди куркыныч уятмый», - дип хәбәр итте Сергей Семитко.
Аның сүзләренчә, сынауларның беренче фазасы нәтиҗәләре июль ахырында әзер булачак.
Вакцина ясалма рәвештә булдырылган рекомбинант аденовирус препаратын хәтерләтә, анда Covid-19 коронавирусының өлешләре юк. Әмма вакцинаның тәэсир итү схемасы шундый ки, ул коронавируска барлыкка килә торган иммун җавапка охшаган иммунитет тудырырга тиеш, дип искәртте Семитко.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев