2026 елның 21 маенда Анжелика һәм Алексей Авандеевлар гаиләсендә дүртенче бала дөньяга аваз салды.
Балаларны яклау көне алдыннан әни кеше яңа туган сабые белән бала тудыру йортыннан чыкты – һәм бу гаилә өчен шатлыклы вакыйга булды.
Күп балалы гаилә өчен районнан 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү – (2025 елның 1 сентябреннән аны дүртенче бала туу уңаеннан бирәләр) – күңелле бонус булды. Гаиләне шатлыклы вакыйга белән котларга алар йортына район башлыгы Алмаз Мингулов килде. Авандеевлар гаиләсе белән бик игелекле һәм җанлы очрашу узды. Район җитәкчесе күп балалы әнигә чәчәк бәйләме, бүләк һәм 50 мең сумлык сертификат, ә балаларга бүләкләр тапшырды.
– Гаиләгездә дүрт бала үсүенә, туган авылыгызда йорт салып, монда яшәвегезгә бик шатмын. Димәк, Сидул-Ерыклы авылының киләчәге өчен борчылмаска була. Бу – башка яшь гаиләләр өчен яхшы үрнәк, – диде Алмаз Мингулов.
Анжелика Евгеньевна һәм Алексей Анатольевич авылда зур ихтирамга ия кешеләр: аларны ышанычлы, җаваплы кешеләр һәм югары профессиональ белгечләр буларак бәялиләр. Анжелика Евгеньевна «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләндерү бүлеге мөдире булып эшли — хезмәттәшләре аның сизгерлеген, һәркемгә якын килә белүен һәм оештыру сәләтен билгеләп үтәләр. Алексей Анатольевич эчке эшләр бүлегендә оператив дежурный булып хезмәт итә: авылдашлары аны игътибарлы һәм принципиаль хезмәткәр буларак беләләр, ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
Авандеевлар 2012 елда өйләнешкәннәр. Анжелика тумышы белән Савруш авылыннан. Ул вакытта гаилә Казанда яши һәм эшли, ләкин олы кызлары Милана тугач, алар туган җирләренә — табигатькә, традицияләргә һәм якыннарының ярдәменә якынрак кайтырга карар кылалар. 2015 елда уллары – Анатолий, 2021 елда кызлары Елизавета туа. Менә гаилә учагы тагын да яктырак яна башлады — дүртенче бала гаиләгә яңа мәшәкатьләр һәм шатлыклар алып килде – хәзер һәр көн ата-ана назын эзләүче тагын бер ягымлы елмаюдан башлана. Авылда яшәү шактый көч таләп итә: гаилә йорт сала, балалар Аксубай мәктәбендә белем алалар, Елизавета биредәге балалар бакчасына йөри, ә киләчәктә алар барысы да Савгач мәктәбенә күчәчәк. Авылда яңа, үз йортыңда яшәү – чын бәхет. Монда хуҗалык та, яшелчә бакчасы да бар, ә өлкән балалар әти-әниләренең беренче ярдәмчеләре. Янәшәдә генә әби белән бабай яши, алар гаиләгә һәрнәрсәдә ярдәм итәләр, Анжеликаның әнисе дә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
Нет комментариев