Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Гаҗәеп кешене искә алган өчен рәхмәт

Роза Хәбибуллина белән озак еллар бергә эшләгән кеше буларак, мин редакциянең аның истәлегенә бәйге оештыруына чиксез шатландым.

Мине бәйге эшләренә бәя бирергә чакырдылар. Шунда ук Роза Камил кызының илһамланып, үз тирәсенә якташшагыйрьнең иҗатына битараф булмаган кешеләрне берләштергән вакытлар хәтердә яңарды. Ул вакытта бу командага Иске Кармәт авыл советы рәисе Рушания Минханова, Карасу урта мәктәбе директоры Вәсилә Гыйматдинова, әдипләр Роза Туфитуллова, Газиз Кашапов, Нәбирә Гыйматдинова керде.

Энтузиастлар беренче эш итеп экспонатлар җыюга алындылар. Алар янып-көеп, музейлар, архивлар бусагаларын таптап, язучының туганнары белән элемтәгә кереп, гаять зур тырышлык белән кыйммәтле документларны, Туфанның шәхси әйберләрен табу бәхетенә ирештеләр, аның кызы белән очрашып, әтисе турындагы истәлекләрен яздырдылар.

Моңа бик күп вакыт кирәк булды, Роза Камил кызына җиңел булмады. Ул вакытта «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» газеталары атнага өч тапкыр чыга иде! Өстәвенә газетага материалларны кул белән җыярга кирәк, хезмәткәрләр өйләренә еш кына төн уртасында гына китәләр иде. Боларның барысы өчен дә мөхәррир җаваплы булды.

Әмма кызыксынучан энтузиастларның тырышлыгы бушка китмәде, гаделлек тантана итте, музей үз ишекләрен ачты.

Менә редакция дә, район газетасының элеккеге мөхәррире Роза Хәбибуллина истәлегенә үз бәйгесен оештырды. Шундый күркәм эшләр башкарганы өчен бүгенге мөхәррир, киң күңелле кеше Людмила Жареновага һәм редакциянең барлык коллективына зур рәхмәт белдерәсем килә.

Гүзәл Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев