Гади, иске фото: бәлки, кемдер үз туганын таныр
Редакциядә имзасыз фотография саклана. Анда яшь хәрби сурәтләнгән.
Район газетасы эшләгән дәвердә төрле эчтәлектәге хатлар һәм фотосурәтләр күп килде. Кайчагында фотографияләр буенча, башкаларга үрнәк итеп куяр өчен, кешеләр турында яздылар, кайчакта кешене табу өчен.
Бүген без сезгә мөрәҗәгать итәбез, кадерле укучыларыбыз. Район газетасы редакциясендә яшь хәрбинең гади, иске фотографиясе саклана. Бәлки, сез ул сурәттән үз туганыгызны танырсыз. Бәлки, бу фотография сезнең өчен яки якыннарыгыз өчен бик кадерледер.
Рәсемдә сурәтләнгән кешене танысагыз, без сезне шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 йорт адресы буенча район газетасы редакциясендә көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев