Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хуҗасыз предметлар табылганда ничек эш итәргә кирәклеге турында кисәттеләр
Хуҗасыз предметларны ачыклаганда ничек эшләргә кирәклеген аңлаттылар
Красногорскидагы фаҗигале вакыйга уңаеннан Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында шикле предметлар табылганда куркынычсызлыкның тормыш өчен мөһим кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Предметка кагылырга, аны күчерергә яисә ачарга; якында кәрәзле телефоннан файдаланырга; балаларны һәм башка кешеләрне табылдыкка якын җибәрергә ЯРАМЫЙ.
Ашыгыч рәвештә куркынычсыз арага китәргә; 112 номеры буенча табылдык турында хәбәр итәргә; тирә-юньдәгеләрне кисәтергә; белгечләрнең килүен көтәргә КИРӘК.
Аерым игътибар – балаларга!
Балага урамда табылган уенчыкларга, телефоннарга, сумкаларга, акчага кагылырга ярамавын; теләсә нинди шикле табыш турында олыларга хәбәр итәргә кирәклеген аңлатырга.
Баланы 112 номерына шалтыратырга өйрәтергә һәм аның моны эшли алуына инанырга кирәк.
Куркыныч предметларны җәмәгать транспортында, подъездларда, ишегалларында, сәүдә үзәкләрендә, балалар мәйданчыкларында, мәгариф учреждениеләре янында күрергә мөмкин.
Исегездә тотыгыз: куркынычсызлык сезнең уяулыгыгызга бәйле. Беренче карашка гадәти булып күренгән предмет (тартма, уенчык, сумка) куркыныч тудырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев