Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан
Тукай рухы – милләт көзгесе
Аксубай 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан бай һәм эчтәлекле атналык чаралар узды.
Атнаның төп максаты – укучыларны бөек шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, әдәби мирасы белән якыннан таныштыру, туган телгә мәхәббәт, милли горурлык хисләре тәрбияләү иде.
Атна эчендә төрле чаралар үткәрелде. Берничәсенә тукталып үтәбез. «Тукай – халык йөрәге» темасына сыйныф сәгатьләре уздырылды. Укучылар шагыйрьнең мәңгелек әсәрләре – «Су анасы», «Шүрәле», «Бала белән Күбәләк» аша әхлакый төшенчәләр формалаштырды. «Тукай шигырьләре йөрәктә» дип исемләнгән шигырь уку бәйгесе дә укучылар күңелендә зур тәэсирләр калдырды. 5-7 нче сыйныф укучылары шагыйрьнең җанлы шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, тыңлаучыларны таң калдырды. Балаларның Тукай әсәрләре буенча ясаган рәсемнәре, мәгълүмати газеталар бөек шагыйребез иҗатына кызыксынуны, мәхәббәтне тагын да үстерде. Сәхнәләштерелгән тамаша – «Тукай – фест» бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте. Кечкенә артистлар Шүрәле, Су анасы образларын оста итеп башкардылар. «Тукайны укыйбыз, Тукайны беләбез» дигән викторина аша укучылар шагыйрьнең тормышы һәм әсәрләре турындагы белемнәрен күрсәттеләр.
Атналык эшләр милли рухта узды. Тукай иҗаты – ул изгелек, дуслык, тырышлык, туган телгә мәхәббәт ачкычы. Әлеге көннәр балалар күңелендә якты эз калдырды. Укучыларда татар әдәбиятына, теленә, тарихына кызыксыну артты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев