Киемдәге яктылыкны кире кайтара торган элементлар караңгыда машина йөртүчеләрнең игътибарын җәяүлеләргә юнәлтә.
Яктырып торучы кешене фараларның якын утында якынча – 50 метр, ерак арада 100 метрдан күрергә мөмкин. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә дә, торак пунктларда да киемдә яктылык кайтаручы элементларның булуы мәҗбүри.
Ата-аналарга балаларны сакларга һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар булган кием-салым яки киемгә беркетелә торган фликерлар кулланырга кирәк. Җәяүле киемендә яктылыкны кире кайтаручы элемент булмаса, бу ара фараларның якын утында – 200 метрга кадәр, фараларның ерак уты кабызылган вакытта 350 метрга кадәр арта.
Яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану җәяүлеләрне бәрдерү куркынычын шактый киметә. Тәүлекнең караңгы вакытында яки торак пункттан читтә күз күреме начар булган шартларда яктылык кайтаручы элементлар булмаган өчен 500 сум күләмендә штраф каралган.
Нет комментариев