Иң көчле ике команда очрашачак футбол буенча ярышлар 13 июнь көнне Сабан туе бәйрәмендә узачак.
Аксубайда футбол буенча ярышларның сайлап алу этабы узды. «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелгән яңа футбол мәйданчыгында, районның биш командасы очрашты. Ярышлар дәртле узды. Уенчыларның энергиясе футбол рухын тулыландырды.
Уйналган матчлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Савгач командасы – өченче, «Аксу-2» командасы икенче урында.
13 июньдә Сабан туе бәйрәмендә узачак футбол буенча финал уеннарында «Сокол» командасы 2019 елгы Сабан туе бәйрәме Беренчелегендә җиңү яулаган «Аксу» командасы белән очрашачак.
Нет комментариев