Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы онкология авыруларын иртә стадиядә ачыклау чаралары кысаларында халыкны диспансерлаштыру программасына ФГДС узуны да кертте.
Пандемия чорында диспансерлаштыру туктатылган иде, быел ул яңартылды һәм тулы көчкә бара.
– 3 елга бер тапкыр онкология тикшерүен узарга кирәк, – дип искәртә Аксубай район үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире Алина Маланчева. – Быел 1976 елда туган кешеләр гастроскопия узарга тиеш. Бу диагностик тикшеренү, аның ярдәмендә үңәч, ашказаны һәм 12-илле эчәкне тикшереп була. Кызганыч, әлеге категория авырулар саны елдан-ел арта. Үлүчеләр статистикасын тулыландырмауның бердәнбер ысулы – тикшеренү узу.
Нет комментариев