Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Әфганстан һәрвакыт йөрәктә“

Татарстанда Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруның 30 еллыгына багышланган тантаналы чара старт алды.

Узган атнада Татарстан башкаласы республиканың шәһәр һәм районнарыннан сугышчы-интернационалистлар делегациясен кабул итте. Бизнес-үзәкләрнең берсендә режиссер Александр Чиковның Әфганстан Республикасында хәрби бәрелешләрдә катнашкан сугыш ветераннары белән берлектә “Әфганстан һәрвакыт йөрәктә“ документаль фильм-көндәлекне тәкъдир итү булды.

Фильм  сугышчы-интернационалистларның еллар үткәч демократик республикага барулары, сугыш барган, иптәшләре һәлак булган урыннарда булулары  турында сөйли. Фильм Әфганстан җирендә җиде көн дәвамында төшерелгән, фильмны төшерүчеләр үзләре аны “сугышны кабаттан күз алдыннан үткәрергә мәҗбүр иткән кино“ дип атадылар. Тәкъдир итүдә Аксубайдан да Әфган сугышы катнашучылары – сугышчы-интернационалист ветераннар советы рәисе Владимир Крайнов, Әфганстан һәм Чечен сугышларында катнашкан Гомәр Хәйруллин булды.

Сугышчы-интернационалистлар әлеге тантанадан кайткач, Башкортостаннан, Ульяннан, Пермьнән, Мәскәүдән иптәшләренең, Россиядән “Зәңгәр беретлар“ның килүе турындагы фикерләре белән бүлештеләр. Презентациядә катнашучылар фильмны караганнан соң күңелләреннән ташып чыккан хис-кичерешләр белән уртаклаштылар, “без сугыш көйдергән, иптәшләребез һәлак булган Әфган җиренә кире әйләнеп кайткан сыман булдык“ диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев