Фейерверклардан саклан: Аксубайда пиротехника сату буенча рәсми кибетләр юк
Пиротехник эшләнмәләрне сату, башка сәүдә һәм офис объектларыннан тыш, бары тик аерым бинада гына рөхсәт ителә.
Төп таләпләр арасында – башка биналардан ара ераклыгы 12 метрдан да ким булмаска, барлык янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлергә (янгын сүндергечләр, запас чыгу юллары һ.б.) һәм кибетне ачу Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары белән килешенергә тиеш.
– Аксубай районында пиротехника сату буенча рәсми кибетләр юк, – дип шәрехләде районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов. – Яңа ел алдыннан фейерверклар, петардалар сатып алучыларда аерым таләп белән кулланылуын аңлыйбыз. Тик, һәрвакыт янгынга каршы иминлек турында истә тотарга кирәк һәм менә шуңа күрә кагыйдәләрдән явызларча файдаланучы кибетләргә аерым игътибар итүне һәм, уртак иминлек өчен, бу хакта күрше сәүдә нокталарына хәбәр итүне сорыйбыз.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.11.2020 елда кабул ителгән 1062 нче Карары белән, 2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр, Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Таһир Шәйхетдинов сүзләренә караганда, ул гамәлдә булган чорда 1-3 класслы куркынычтагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утлары, шыпылдавыклардан тыш) сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш) чикләреннән 500 метр ераклыкта урнашкан территорияләрдә, шулай ук ТКХ, авыл хуҗалыгы объектлары, халык күп була торган объектлар, автомобиль юллары чикләреннән 50 метр ераклыкта куллануга тыю билгеләнә.
Пиротехника белән эш иткәндә дә гражданнарга куркынычсызлык кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк. Шуны истә тоту мөһим, әгәр фитиль сүнә яисә янып чыга, ә эшләнмә эшли башламый икән, аны кабат кабызу идеясеннән баш тартырга кирәк. Эшләмәгән фейерверк эшләнмәләрен җыярга һәм юк итәргә кирәк. Чөнки Аксубайда бер төркем балаларның массакүләм күңел ачулардан соң кулланганда эшләми калган фейерверкларны табып яндырган очрак булды инде, ике бала төрле дәрәҗәдәге тән пешүләре белән хастаханәгә озатылды.
–Балаларга петардалар, фейерверклар сатып алу һәм куллану бөтенләй рөхсәт ителми. Пиротехник эшләнмәләрне бары тик 16 яше тулганнарга гына сату рөхсәт ителергә мөмкин, – дип кисәтә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең ПДН инспекторы Евгений Егоров. – Ел саен полиция хезмәткәрләре ялган пиротехниканы ачыклау һәм петардалар сату буенча сәүдә нокталарына рейдлар үткәрә.
Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре оешмалар җитәкчеләрен, эшмәкәрләрне, барлык район халкын һәм кунакларны янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмаска чакыралар һәм әлеге чорда кагыйдә бозучыларга карата административ йогынты ясау чаралары кулланылачагы хакында кисәтәләр. Штрафа суммасы гражданнарга 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 30 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Әгәр дә сез пиротехник эшләнмәләре сату шаһиты булдыгыз яисә мондый мәгълүматка ия булсагыз –«01» телефоны буенча янгын частенә яисә «02» номеры буенча полиция бүлегенә хәбәр итегез. Шуны исегездә тотыгыз, бу очракта сезнең белән янәшә пиротехника сатулары турында хәбәр итеп, сез үзегезнең сәүдә ноктасын бәла-казадан сакларсыз, ә бәлки аларны балалар куллануының тагын да җитдирәк нәтиҗәләрен булдырмый калырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев