Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Фермер Илшат Гомәров: Күпкә булмаса да, ашлыкка бәя күтәрелер, дигән өмет бар

Фермер һәм Алексеевск районының фермерлар ассоциациясе рәисе Илшат Гомәров ашлыкка бәя артыр әле дигән өмете булуын әйтте.

«Хәзер бөртеклене сату кыен. Терлекчеләргә дә кирәкми, чөнки анда да баш саны кими. Терлекчеләр арзанрак бәядән алып калырга тырыша, 7 сумнан алырга тәкъдимнәр килә. Финанс мөмкинлекләр булганга, мин әле ашыкмыйм. Бәя, бәлки, артыр. Артса да, күпкә булмас, шулай да өмет бар», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Ул бәя артуның кайсы очракта була алуын әйтте.

«Минем фикеремчә, хөкүмәт 10 миллион сумлык бөртеклене үзе сатып алса, бәя күтәрелер иде. Икенчесе – читкә чыгаруга пошлиналар гамәлдән чыгарылса, әйбәт булыр иде», – диде ул. 

Аның фикеренчә, авыл хуҗалыгы тармагында булган хәзерге авырлыклар киләчәктә тагын да көчлерәк сизеләчәк. 

«Фермерларның акчасы булмаса, технологияне бераз бозарга туры килә. Ашламаны кирәгенчә кертә алмыйлар, чүп үләннәреннән тиешенчә эшкәртә алмыйлар, мәсәлән. Шулай ук эшчеләрнең хезмәт хакы да түләнмәскә мөмкин, кешеләр китәчәк», – диде ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев