Хәзерге вакытта фермерлыкны һөнәр буларак билгеләп булмый, бу йөрәк кушуы буенча башкарылган хезмәт.
Фермерлар максатчан кешеләр, алар кулланучыларны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итеп, көн саен авыр хезмәт башкаралар. Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин белән әңгәмә корабыз.
– Бүгенге фермерларның төп сыйфатлары – ул үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек һәм крестьяннарга хас зирәклек. Район фермерларына эштә уңышларга ирешүдә нәкъ менә шәхси сыйфатлар һәм эшкә эшлекле якын килү ярдәм итә.
Районда 61 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Әлеге исәптән 41 хуҗалык терлекчелек тармагында мәшгуль.
Фермер хуҗалыклары карамагында 13714 гектар җир исәпләнә, аларда 2637 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 1000 баштан артык савым сыеры. Фермерлык секторы буенча уртача тәүлеклек савым – һәр сыердан 17,6 литр. Ел башыннан район КФХларында тулаем күләмдә 2397 тонна сөт җитешетерлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 109 процентны тәшкил итә. Фермерлар 154 тонна ит җитештерде, процентларга салып исәпләгәндә, узган ел күрсәткеченә карата 111 процент тәшкил итә.
Фермерлар республика программаларында актив катнашалар, дәүләт ярдәме белән үз эшчәнлекләрен камилләштерәләр. 31 крестьян-фермер хуҗалыгы төрле программалар (Агростартап, «Яшь фермер», «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү») буенча грант алучылар булып торалар. Районда шулай ук ике авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы бар - «Аксубай» (мөгезле эре терлек итен эшкәртү буенча) һәм «Саврушка» (сөт сату буенча).
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру максатларында безгә алга таба да актив гражданнарны авыл хуҗалыгын үстерү буенча төрле программаларга җәлеп итәргә кирәк. Фермер көне уңаеннан әлеге тармак вәкилләрен ихластан котлыйсым, эшләрендә уңышлар, бетмәс- төкәнмәс энергия, гаилә иминлеге һәм фермерлык эшенең чәчәк атуын телисем килә.
Нет комментариев