Якшәмбе көнне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр.
Бу көнне авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә көндәлек авыр хезмәтләре белән авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә үз өлешләрен кертүче кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы белгечләре котлаулар кабул итәчәк.
Бәйрәм алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов район газетасына интервью бирде, районның агросәнәгать комплексында эшләрнең ничек баруы турында сөйләде.

– Быел авыл хуҗа лыгы предприятиеләре өчен бик тә уңайлы шартлар булды. Механизаторлар – үз эшләренең осталары кыр эшләрен уңышлы башкардылар. Район хуҗалыклары, шул исәптән КФХлар бөртекле культуралардан рекордлы уңыш алдылар. Барлыгы 33 мең гектардан артык мәйдан чаптырылды, 126 мең тоннадан артык ашлык суктырылды. Гектардан уртача уңыш 38,2 центнер тәшкил итте.
– Мондый нәтиҗәләргә нәрсә йогынты ясады?
– Уңышны формалаштыру өчен район аграрияләре туфракның уңдырышлылыгын күтәрүгә зур тырышлык куйдылар. Бер гектар чәчүлек мәйданына 96,9 килограмм минераль ашлама кертелде. Югары уңыш алуга яхшы һава торышы да ярдәм итте – чәчү һәм уңышны формалаштыру вакытында озакка сузылган яңгырлар яуды. Районның авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм фермер хуҗалыклары саллы уңыш алуга сәләтле сыйфатлы орлыклар белән эшлиләр.
Быел һава торышы урып-җыю кампаниясен кыска срокларда һәм югалтуларсыз үткәрү мөмкинлеге бирде. Урак вакытында бер генә көн дә басып торулар булмады – кояшлы, коры көннәр торды. Форсаттан файдаланып, бүген үсемлекчелектә алдынгы технологияләрне, югары җитештерүчән авыл хуҗалыгы техникасын кулланган район инвесторларына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Урып-җыюга алу буенча якынча нәтиҗәләр ясаганда, көзге бодай игү буенча күрсәткечләр иң югары: уртача уңдырыш гектардан 42,2 центнер. Иң күп уңыш – Сергей Исаев җитәкчелегендә «Аксу Агро» АФ «Чистополье» УК гектардан 55,5 центнер уңыш алды. Сабан культуралары да шулай ук саллы нәтиҗә бирде. «Волга-Селект» ҖЧҖ (җитәкче Иршат Хәнифов) һәм «Актай» АПК (директор Ришат Сруретдинов) борчактан рекордлы уңыш – әйләнештән 33 центнердан артык уңыш алуга ирештеләр. Аркадий Пирогов җитәкчелегендә «Аксу Агро» һәм Газыйм Шәрәпов җитәкләгән «Мюд» филиалы («Агроинвест» УК) быел көзге арышка басым ясадылар һәм гектардан 47 центнердан артык уңыш алдылар. Район фермерлары да үсемлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Алар арасында – Алексей Кондратьев җитәкчелегендә «Никитин А» КФХда.

Чиратта – көнбагыш җыеп алу, ул 17289 гектар мәйдан били. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә бу культураны җыеп алуга керештеләр, бүгенге көнгә 1000 гектардан артык суктырылган. Шулай ук орлыкка кукуруз җыеп аласы бар, моның өчен 1350 гектар мәйдан бүленгән.
– Киләсе ел уңышы өчен нинди эшләр башкарылган?
–Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре 2023 ел уңышы астына нигез салып, зур күләмдә эш башкардылар. 2022 елда көзге культуралар игү мәйданнарын 16 процентка арттырдылар. Районда барлыгы 15998 гектарда көзге культуралар чәчелгән. Беренче вакытта, мәйданнарны арттыру кирәкме-юкмы, дигән шик туды, әмма көзге яңгырлар чәчүлекләргә яхшы шытым өчен мөмкинлек бирде. Район хуҗалыклары көзге культураларга басым ясый, чөнки алар тотрыклы уңыш бирә һәм язгы чәчү эшләре киеренкелеген бетерә.

Туңга сөрү эшләре 23400 гектар мәйданда башкарылды, бу планда каралган күләмнең 80 проценттан артыгы. Урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча бу тармакның һәр хезмәткәренә бөртеклеләрне урып-җыюга өлеш керткәннәре өчен рәхмәт әйтәсе килә.
– Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эш ничек җайга салынган?
– Һәр инвесторның алга таба нинди юнәлештә эшләргә кирәклегенә үз күзаллавы бар. Моны исәпкә алып чәчү әйләнеше формалаша. Авыл хуҗалыгы тармагын үстерү өчен районга зур инвестицияләр кертелә. Агымдагы елда гына да «Аксу Агро» АФ ҖЧҖ «Чистополье» ХК үсемлекчелек өчен техника һәм җиһазлар сатып алуга 1 миллиард сумнан артык инвестиция кертте. Шулай ук алга китеп шуны әйтәсе килә, терлекчелеккә 200 миллион сум инвестиция кертте. «Волга Селект» ҖЧҖ быел Рус Кармәте авылы янында бөртек киптерү комплексының беренче чиратын төзүне тәмамлый. Хуҗалык район территориясендә орлык материалы җитештерергә һәм ашлыкны саклауны оештырырга планлаштыра. Әлеге объектка барлыгы 545 миллион сумга инвестиция каралган. «Аксу Агро» ҖЧҖдә дә ел саен техника һәм җиһазлар яңартыла.
– Терлекчелектә эшләр ничек тора?
– Көн саен районның товарлыклы-сөтчелек фермаларында 68 тонна сөт савыла. Район хуҗалыклары нәкъ менә терлекчелеккә зур өметләр баглыйлар, чөнки бу тармак көн саен предприятиегә финанс ягыннан туклану китерә. Сөтчелек тармагында иң зур нәтиҗә – «Аксу Агро» ҖЧҖнең Сөтчелек комплексында савым 30 тонна сөт савыла. Савымны арттыру өчен хуҗалык Венгрия һәм Германиядән 400 баш тана сатып алган, аларны бер атна элек кенә алып кайтканнар һәм киләсе айда тагын 200 баш нәселле таналар кайтарылырга тиеш. Сөтчелек комплексында югары технологияле карау һәм тукландыру җайга салынган, терлекләр балансланган әзер азык алалар һәм алга таба да без бу комплекстан тагын да югарырак күрсәткечләр көтәбез.

«Молко» ҖЧҖдә бары тик сөт җитештерүне үстерү юнәлеше белән китте. Биредә көтүне тулыландыру өчен таналар үстерелә, үгезләр ункөнлек яшьтән үк сатыла. Хуҗалыкта сөт җитештерүне үстерүне максат итеп куялар. Җәйге сезонда тиешле күләмдә сыйфатлы азык әзерләделәр. Монда шулай ук баланслы тукландыру оештырылган . Предприятиедә гамәлдәге терлекчелек фермаларын үзгәртеп кору бара, эшчеләрнең хезмәт шартлары һәм малларны асрау шартлары яхшыртыла. Быел «Октябрь» бүлегендә зур кертемнәр салынган – 200 баш савым сыерга бәйсез асрауга исәпләнгән яңа комплекс төзелде. Башка бүлекләрдә дә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Хуҗалык шулай ук 400 баш нәселле тана сатып алырга планлаштыра.

Районның терлекчелек тармагын үстерүгә хуҗалык итүнең кече формалары да үз өлешләрен кертәләр. Алар да шулай ук үз объектларында заманча технологияләрне кертәләр. Кама аръягында 150 башка исәпләнгән беренче роботлаштырылган ферманы Ильяс Сөләйманов эшләтеп җибәрде. Марат Сафин, Григорий Маланчев, Сергей Щекин, Алексей Гуляков, Георгий Погодкин сөт җитештерүне уңышлы алып баралар. Валерий Сапеев кошчылык буенча эшчәнлекне җәелдерә.
Тулаем район буенча бүгенге көндә терлекләр өчен ышанычлы азык запасы әзерләнгән – шартлы бер баш терлеккә 38 центнер азык берәмлеге. Терлек азыгы әзерләү дәвам итә, шартлы башка 41 центнер азык әзерләү планлаштырыла. Авыл хуҗалыгы тармагы уңышында һәр кыр, ферма хезмәткәренең, белгечләрнең өлеше бар. Һәр көнне алар җиңел булмаган хезмәт башкаралар һәм үзләренең фидакарь хезмәтләре белән район үсешенә өлеш кертәләр. Авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакының район буенча уртача хезмәт хакыннан югары булуы сөендерә. Форсаттан файдаланып, барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән ихластан котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе, җиңел булмаган бурычларны үтәүдә көч-куәт телим.
Белешмә
Район икътисадының төп үсеш ноктасы булып авыл хуҗылыгы производствосын үстерү тора. АПКның җитештерү-икътисади күрсәткечләре буенча районнар рейтингында Аксубай районы 15нче урында узган ел 21нче урында иде . Тармакка 1200нән артык кеше җәлеп ителгән.
Нет комментариев