Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ферма янды

19 августта Аксубай районында “Аксу Агро“ ҖЧҖнең “Нур“ бүлеге фермасы янды.

Күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге өлкән сорау алучысы эчке хезмәт майоры Рәсим Ислямов хәбәр иткәнчә, янгын ферма эчендә –  бозаулар өчен азык пешерү бинасында чыккан,  бина эчендә мөгезле эре терлекләр булмаган – алар җәйге көтүлектә булган.

– Терлек караучыдан сорау алу вакытында ачыкланганча, көндезге сәгать бердә ул бозауларга азык пешерер өчен мич яга һәм аны караучысыз калдыра. Ферма бинасына электр да үткәрелмәгән, газ да кертелмәгән, җылыту системасы юк, автомат янгын сигнализациясе белән дә җиһазланмаган, – дип аңлатты өлкән сорау алучы.

–  Азык пешерү бинасына һәм аның түбәсенә зыян килгән. Зыян күрүче һәм һәлак булучы кешеләр юк. Янгынга китергән якынча сәбәп –  җылыту миче төтен юлының дөрес төзелмәве һәм төзексез булуы. Матди зыян күләме – ачыклана.

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев