Федоровка интернат-йортында «Бөек фән ачышлары» интеллектуаль турнир узды
Соңгы яңалыклар

Федоровка интернат-йортында «Бөек фән ачышлары» интеллектуаль турнир узды

Чара Россия фәне көненә багышланды.

Турнирны китапханәче Ирина Тихонова һәм тәрбияче Рәйсә Гайнуллина оештырды. Социаль хезмәтләр алучылар бу фикерне бик теләп кабул иттеләр һәм актив катнаштылар.

Уенчылар ике командага бүленделәр. Алар викторина сорауларына җавап бирделәр, фәннең төрле юнәлешләре буенча биремнәрне үтәделәр. Кемдер – гуманитар, кемдер табигый фәннәрдә көчле булды. Командалар арасында иң эрудицияле исем өчен киеренке көрәш барды.

Катнашучылар әйләнәсендә азарт һәм уңай мохит хөкем сөрде. Шуның өстенә, командалар эчендә уен барышы дәвамында бер-берсе белән ярдәмләшү сизелде.

Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр командасы билгеләнде. Икенче команда катнашучылары бәхәссез лидерлар булдылар.

Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан.


Нет комментариев